2011 елның 21 сентябрендә Имамнарның квалификацияләрен күтәрү үзәгендә беренче карлыгачлар - Буа районының 14 имамы укуларны тәмамлады. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов имамнарны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, аларга квалификацияләрен үстерү турында таныклык тапшырды һәм РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга уку-укыту процессын яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерде. Имамнар да оештыручыларга әлеге курслардан файдалы гыйлем алулары һәм аларның бүгенге көндә бик тә актуаль булулуарын ассызыклап үттеләр.