string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7389.html"
30.09.2011 14:51

2011 елның 25-28 сентябрь көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында футбол буенча ярыш оештырды.

Ярышта барлыгы 9 команда катнашты: “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәләре, КИК,  РИУ һәм “Әниләр”, “Мәрҗани”, “Солтан”, “Ризван”, “Салихҗан” мәчетләре.

Беренче урынга РИУ командасы лаек дип табылды, икенче урын – “Мөхәммәдия” һәм өченче урын “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенә бирелде.

Барлык җиңүчеләргә дә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән тапшырылды.