2011 елның 25-28 сентябрь көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында футбол буенча ярыш оештырды.
Ярышта барлыгы 9 команда катнашты: “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәләре, КИК, РИУ һәм “Әниләр”, “Мәрҗани”, “Солтан”, “Ризван”, “Салихҗан” мәчетләре.
Беренче урынга РИУ командасы лаек дип табылды, икенче урын – “Мөхәммәдия” һәм өченче урын “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенә бирелде.
Барлык җиңүчеләргә дә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән тапшырылды.