Яшьләр бүлеге Мамадышның “Сәлам” клубыннан сәлам алып кайтты

30 сентябрь 2011 ел 15:01

Диния Нәзарәте яшьләр бүлегенең хезмәткәрләре Мамадыш районының яшьләре белән очрашып кайтты.

Мамадыш районы мәдрәсәсе нигезендә быел оешкан “Сәлам” клубы мөселман яшьләре өчен очрашу, аралашу, фикер алышу мәйданы тудырган. Чараларга килгәндә, күптән түгел никах турында сөйләшү үткәрүләрен, бер төркем яшьләр белән Нократ буен җыештыруларын, яшьләр белән җыелып гөмбәгә баруларын санап китәргә мөмкин. Шушы арада, өлкәннәр көненә багышлап, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга булышып кайтырга да исәплиләр.

Очрашуда “Сәлам” клубы “Алтын урта”ның филиалы буларак үз эшчәнлеген дәвам итәр, дигән килешү ясалды. Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге исә Мамадышлыларга бу башлангычта ярдәм итеп торырга сүз бирде һәм үз эшчәнлекләре мисалында эш итәргә тәкъдим итте.

Мамадышта үткән очрашуда район мөхтәсибе Илһам хәзрәт, мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт, “Сәлам” клубын оештыручылар Ирек Нуриев һәм Ранил Талипов һәм әлеге клубка йөрүче мөселман яшьләре катнашты. Мамадышлылар киләчәктә атна саен бер кичә оештырырга, кызлар өчен аерым чаралар үткәрергә, “Ак яулыклы әбиләр” дип исемләнгән кичәләр башларга һәм авылларда да актив эшчәнлек алып барырга исәпләре булуын әйтте.

Диния Нәзарәте хезмәткәрләре Айнур Солтанов, Ләйсән Фәтхетдинова, Айдар Кәрибуллин аларны “Алтын урта”да үткән чаралар белән таныштырды, җәй көне узган “Проектлар мәктәбе”ннән видео-өзекләр күрсәтте һәм киләчәктә бергә эшләргә сүз куешты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана