Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы

28 сентябрь 2011 ел 14:19

2011 елның 29 сентябрендә 10.00дә ТДГПУның конференц-залында (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт) “Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы” исемендәге Рәсәйкүләм фәнни-практик конференция үтәчәк. Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Үткәреләсе чараның катнашучылары арасында Валерия Порохова, Резеда Мөхәммәтшина, Динара Садретдинова, Миләүшә Айтуганова кебек дин һәм җәмәгать эшлеклеләр да бар. Конференциянең шәрәфле кунаклары: ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллаина.

Конференциядә феминизм (хатын-кызларга формаль яктан ирләр белән тигез хокук бирүне максат итеп кую), эмансипация (азатлык), гаилә-никах мөнәсәбәтләренә һәм хәзерге заманда мөселман хатын-кызының урыны темасына докладлар белән чыгыш ясаячаклар.

Конференциянең төп максаты: мөселман хатын-кызын борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм бергәләп аларның чишелеш юлларын табу.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана