Татарстан Республикасы мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең Беренче киңәшмәсе Резолюциясе

28 сентябрь 2011 ел 14:12

Татарстан Республикасы мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең Беренче республика киңәшмәсе эшчәнлегендә 200дән артык мөгаллимнәр (бүгенге көндә республикада 950дән артык мәчет каршындагы курслар эшләп килә), шулай ук  фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дин башлыклары катнашты.

Киңәшмәнең катнашучылары Ислам мәгарифенең сыйфатын бүгенге заман таләпләренә җавап бирүне һәм үстерүне максат итеп куя. Шулай ук Татарстандагы конфессия- һәм халыкара бердәмлекне саклап калу, ныгыту; Татарстан мөселман укыту берләшмәләренең модернизация барышына һәм республиканың мәгариф системасы үсешенә ярдәм итү кирәклеге (билгеләп үтелә) ассызыклана.

 Киңәшмәнең катнашучылары бердәм рәвештә шуны расладылар: соңгы ун елда Татарстанның дини мәгариф өлкәсе, дәүләт һәм җәмгыять булышлыгы белән, җитди уңай үзгәрешләр кичергән. Шул вакыт эчендә республикабызның мөселман мәгариф системасы күп кенә каршылыкларга очрады, аларны чишәр һәм алга таба үсеш өчен түбәндәгеләр кирәк дип табылды:

 • мәгариф процессын, Әбү Хәнифә мәзһәбенә нигезләнеп, Коръән һән Сөннәткә таянып алып баруны оештыру;

 • мәчет каршындагы курслар системасында дини экстремизм, ксенофобия һәм исламофобияне булдырмауны күздә тоту;

 • Уку-укыту процессын төзүдә рухи, интеллектуаль һәм татар дини тәгълимате мәктәбенең иҗтимагый тәҗрибәсенә таяну;

 • мәгърифәтчелек һәм мәгариф эшчәнлеген киңәйтү, республиканың барлык мәчетләре каршында да берьеллык программалы курслар ачуга ирешү;

 • дөньяви уку йортларында ислам мәдәнияте нигезләрен бирү  процессына әзерләнү;

 • һәр мөхтәсибәт каршында тәҗрибәле мөгаллимнәрдән торган методик совет оештырырга;

 • Борынгы Болгар шәһәре яңарыш проектын тормышка ашыруның зарурлыгына игътибар юнәлтү, әлеге проектның традицион Ислам кыйммәтләре һәм татар халкының үсешендәге ролен уку-укыту процессында пропагандалау;

 • мөселман инфраструктура үсешенә булышлык күрсәтүдә һәм мәчет каршындагы мәдрәсәләргә аерым биналар төзүдә булышу;

 • мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренең киңәшмәсен ел саен уздыруны оештырырга;

 • мәчетләр каршындагы мәгариф сегментының матди тәэмин итүче система булдыру;

 • мәчет каршындагы курсларга, зарур дип табылганда, татар телен укытуны да кертергә.

 

 Киңәшмәнең катнашучылары фикеренчә, әлеге карар-хөкемнәрне тормышка ашыру башлангыч мөселман мәгарифе системасының сыйфатына һәм халыкның рухи үсешенә уңай йогынты ясаячак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана