string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7394.html"
26.09.2011 17:42

26 сентябрьдә Кудашев авылы мәчете каршында (Бөгелмә мөхтәсибәте) район имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы үтте. Әлеге җыелышта, имамнардан кала, авыл мөгалимнәре һәм мәэзиннәре дә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук  район адиминистрациясе һәм авыл рәисе дә бар иде.

Җыелышта күп кенә сорауларга ачыклык кертелде. Көн кадагында авыллардагы мәчетләрне яңадан барлау, исәпкә алу тора иде. Рамазан шәриф аена йомгак ясалды: ифтарлар үткәрелү, фитр-сәдакасы бирү һәм Ураза гаетенә кыскача йомгак ясалды.

Җыелыштан соң килгән кунаклар авылның урта мәктәбендәге музейга юл тоттылар. Музейдагы экспонатлар арасында җирле мөәзин исеменә (1929 ел) мөфти Р.Фәхретдиннең шәхси имзасы куелган шаһәдатданә табылды.