string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7396.html"
26.09.2011 13:13

Гәүhәр Исләмова  - тумыштан җитди авырулы (аперт синдромы, психик үсеш hәм сөйләм теле тоткарлануның авыр формасы, беренче дәрәҗә анемия һ.б.) 10 яшьлек  кыз. Шушы кыска гына гомере эчендә инде ул 13 операция кичергән, киләсе дәвалану курслары үтү өчен бүгенге көндә дә матди ярдәмгә мохтаҗ.

2011 елның 25 сентябрендә республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов һәм ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова Гәүһәр Исләмованың өендә булып кайттылар, кызның әнисенә дәвалану өчен кирәкле дарулар, азык-төлек бирделәр.

Илдус хәзрәт авыру кызның өендә Коръән укыды, кызның әнисенә, Аллаһы Тәгаләнең сынауларына сабыр булып, иң кыен чакларда да Аңа мөрәҗәгать итеп, ярдәм-шәфкатен сорарга киңәш бирде.

Гәүһәрнең гомеренә әгәр сез дә битараф калмагансыз икән, матди ярдәм күрсәтер өчен, «Зәкәт» фондына мөрәҗәгать итә аласыз.

Адресы: 420111, РТ, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт.

Тел:  (843)236-4-632; 264-60-08; факс: 236-37-62.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

www.закят.рф 

Шулай ук акчаларны менә бу хисапка да күчереп була:

ИНН 1655068682

ОГРН 1091600003153

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в  г. Казани

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805