Татарстан Республикасы мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәрнең I Республика киңәшмәсе

26 сентябрь 2011 ел 13:55

2011 елның 27 сентябрендә 10.00дә  Россия ислам университетының (Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт) актлар залында мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең I Республика киңәшмәсе үтәчәк.

Киңәшмә үзалдына түбәндәге максат-бурычларны куя:

  • Ислам дине гыйлеменең укыту сыйфатын үстерү,
  • конфессия- һәм халыкара бердәмлек моделен ныгыту,
  • мөселман уку-укыту берләшмәсен модернизацияләү процессына кертеп җибәрү.

Үткәреләсе чарада мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен программа презентациясе дә күрсәтеләчәк.

Киңәшмәдә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Елена Собельцина, ТР  иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, Казан Федераль (Идел буе) университетеның педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. шәрәфле кунаклар катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана