string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7398.html"
22.09.2011 18:06

Бүгенге көндә Республикабызда гошер сәдакасын җыю үзәкләшкән тәртиптә бара. Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, гошер сәдакасын бу елда, иң беренче чиратта, республикабызда рәсми теркәлгән 12 мәдрәсәгә бирү карарына килгәннәр.

Гошер сәдакасын җыю буенча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Арча районнары алдынгылар рәтендә санала. Әлеге районнардан җыеп алынган гошер сәдакасы Республикабызның мәдрәсәләренә илтеп тапшырылды.

Хуҗалыкларда бәрәңге алулар әле дә дәвам итә, шуңа да гошер сәдакасы вакыты октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк.