“Мәдинә” мәчете хаҗиларны җыйды

22 сентябрь 2011 ел 17:55
2011 елның 22 сентябрендә Казан мөхтәсибәтенең “Мәдинә” мәчетендә инде традициягә әйләнгән хаҗилар белән очрашу үтте. Өйлә намазыннан соң, җыелган халык очрашуны түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 40тан артык хаҗилар хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты, агымдагы елда хаҗга җыенучыларга да үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Очрашуда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,  Ханты-Манси автоном округы (Югра) мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, хаҗи һәм хаҗилар клубы җитәкчесе Фәрит Мифтахов катнаштылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана