Балык Бистәсендә гошер сәдакасы җыелды

16 сентябрь 2011 ел 23:00

2011 елның 16 сентябрендә Балык Бистәсенең Тәберде Чаллысы һәм Биектау авыллары хуҗалыкларыннан гошер сәдакасы җыеп алынды. Җыелган уңыш якын көннәрдә мохтаҗларга таратылачак. Бистәлеләр гошер сәдакасын елдагыча мулдан җыйганнар иде. Бүген Тәберде Чаллысы авылыннан гына да 70 капчык бәрәңге  “Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел “ исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә озатылды. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә авыл халкы бик теләп һәм зур активлык белән катнаша икән.

Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов: “Агымдагы атнада районның Җәмигъ мәчетендә барлык район имамнарының җыелышы үтте, биредә гошер сәдакасы турында да сүз кузгатылды. Якын көннәрдә башка авыллардан да гошер сәдакаларын җыеп бетерәчәкләр, Аллаһы боерса, без аларны мохтаҗларга тапшырырбыз”, дип ассызыклап  үтте.

 Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Илшат Насибуллин гошер сәдакасын җыеп тапшыруны тиешенчә оештырган, авыллардагы ислам динен үстерүгә үзләреннән өлеш керткән имамнарга Диния нәзарәте исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана