2011 елның 19 сентябрендә сәгать 11.00дә Казан шәһәре, Офицерлар урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәгенең ачылышы булачак. Әлеге Үзәк ТР мөселманнарының V чираттан тыш корылтае карары белән РИУ базасында оештырылды. Уку-укыту процессын ТҖ МДН җитәкчеләре һәм РИУ укытучылары оештырачаклар.
Ике атналык әлеге курсларны республикабызның барлык имамнары да ел ярым эчендә үтәргә тиешләр.
Квалификацияне үстерү курсларын беренчеләрдән булып Буа мөхтәсибәте үтәчәк.