string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7406.html"
14.09.2011 16:33

2011 елның 13 сентябрендә Бөгелмә мәдрәсәсендә мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләре укытучыларының җыелышы булып үтте. Уку-укыту бүлеге җитәкчесе укытучыларны анкеталар һәм уку барышында кулланырга яраклы дәреслекләр белән таныштырды. Әлеге җыелышта шулай ук укыту барышына кагылышлы мәсьәләләр, әдәбият, укыту системасы һәм түләү мәсьәләләренә аерым тукталып үтелде. Узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа уку елы өчен максатлар куелды.

Үткәрелгән чарада шулай ук җирле меценатлар да катнашты.