string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7407.html"
12.09.2011 14:02

2011 елның 27 сентябрендә сәгать 10.00 Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Газовая, 19 адресы буенча урнашкан РИУның актлар залында мәчет каршында эшләп килүче курсларның укытучылары белән Республика киңәшмәсе үткәрә. Татарстанда мәчет каршындагы курсларда 950ләп укытучы эшли, шуларның 300е бу чарага делегат буларак чакырылган.

Катнашучылар киңәшмә барышында яңа уку-укыту планнары белән танышачаклар. Шулай ук үткән елның нәтиҗәләрен ачыкланыр һәм яңа уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнер дип көтелә.