2011 елның 9 сентябрендә Түбән Кама шәһәренең “Рисалә” мәдрәсәсендә директор алмашынды, хәзер әлеге вазыйфаны Рәфыйк Исламгалиев башкара. Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов укытучыларны бүген яңа директор белән таныштырды. Әлеге чарада районның имам-мөхтәсибе һәм район администрациясе вәкилләре катнашты. Мөгаллимнәр белән очрашудан соң, Габдулла хәзрәт мәдрәсәнең торгызылып килүче яңа бинасында булды һәм соңыннан Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчетендә җомга вәгазе укыды.