Татарстанда 2011 елгы җәйге мөселман лагерьларының нәтиҗәләре

08 сентябрь 2011 ел 15:57

Республикабызның барлык районнарында да җәйге мөселман лагерьлары үз эшләрен йомгакладылар диярлек. ТР 45 районының 44е мөселман балалары һәм яшүсмерләре өчен көндезге һәм стационар лагерьлар оештырды. Күпчелек лагерьлар мәчет каршында узды. Лагерьларда 5 меңнән артык 6-17 яшьлек кызлар һәм малайлар ял иттеләр. Ял вакытларын яшүсмерләр файдалы уздырдылар: Ислам буенча гыйлем туплап кына калмадылар, бабаларыбызның рухи мирасын өйрәнә алдылар, шулай ук мөселман мохитендә актив ял иттеләр. 2007-2009 елларда үткән мондый төрдәге лагерьларның статистикасына күз салсак, мөселман лагерьларында 4 мең бала ял иткән, ә 2010-2011 елларда исә катнашучыларның саны 1 меңгә үскән. Җәйге мөселман лагерьларын оештыру ягыннан караганда, татар халкының саныннан чыгып исәпләк, иң күп балалар ял иткән районнар түбәндәгеләр: Арча (47 мең татар халкы яши, 600дән артык бала ял иткән), Чирмешән (11 мең татар яши, 150ләп бала ял иткән), Ютазы (13 мең татар, 160лап бала ял иткән), Балык Бистәсе (21 мең татар халкы яши, 200дән артык бала ял иткән). Нәтиҗәләргә күз салсак, шәһәр күрсәткечләре районнарга карганда начаррак, әйтик, Алабугада 34 мең татар яши, 20ләп бала лагерьларга йөргән. Шулай ук Казанда 576 мең татар яши, нибары 300ләп кенә бала җәйге мөселман лагерьларында булган. Яр Чаллы шәһәрендә 233 мең татар халкы, 160 бала ял иткән, Яшел Үзәндә 68 мең татардан 50ләп бала ял иткән. Лагерьларга нәтиҗә ясаганда, республикабызның районнарында күпме татар халкы яшәвен һәм җәйге мөселман алланнарында ял иткән балалар саны нисбәте каралды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана