2011 елның 31 августында мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Татарстан республикасының урта гомуми белем мәдрәсә директорлары һәм РИИ ректоры белән очрашты. Мөфти җитәкчеләрне Ураза бәйрәме, шулай ук якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады һәм шәкертләр белән мәдрәсәдән, дәресләрдән тыш та эшләргә кирәклегенә аерым басым ясап: “Сез үзегезнең шәкертләрегезнең мәдрәсә эчендә генә түгел, дәресләрдән соң да нәрсә белән шөгыльләнүләрен белергә, әгәр чит-ят һәм радикаль идеяләрнең үтеп керү куркынычы янаса, тиешле вакытта аларны туктатып кала белергә тиешсез...” – диде. ТҖ МДН рәисе чыгышыннан соң, уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәт Якупов 2011 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк “Урта профессиональ мөселман белем йортлары (мәдрәсәләр) өчен типлаштырылган уку планнары һәм программалары”ның презентациясе белән таныштырды.
ТР Диния нәзарәтендә яңа уку-укыту планнары
31 август 2011 ел 22:07

Соңгы яңалыклар

Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады
02 март 2021 ел 09:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы