“Ислам терроризмга каршы” митингы үтте

05 сентябрь 2011 ел 14:31

2011 елның 5 сентябрендә сәгать 11.00 дән 11.40 га кадәр Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча (С.Сәйдәшев һәйкәле, ТДГПУның ) узган “Ислам терроризмга каршы!” митингы үзенә 400дән артык кешене җыйды. Әлеге чараны “Экстремизмга юк диик” айлыгы кысаларында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөселман Яшьләре Берлеге оештырды.

Митингның төп максаты җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә яшьләрнең, игътибарын дөнья һәм җәмгыять терроризмына җәлеп итү, Ислам – тынычлык һәм солых дине, җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне әйдәп килүче, толерантлык тәрбияләүче дин икәнен кешеләргә җиткерү иде.

Чарада ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Рөстәм хәзрәт Батров, РИУ укытучысы Марат Сәләхов, Мөселман Яшьләре Берлеге активистлары, Казан Епархиесе  вәкиле Александр Хохлов, ТҖ МДН вәкилләре, Казан уку йортлары студентлары һ.б. катнашты. Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов Коръәннән аятьләр укыды. Оештырылган чара ахырында терроризм корбаннары рухына багышлап бер  минут тынлык игълан ителде һәм дога кылынды.

Айлык кысаларында 2011 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә Беслан шәһәрендәге террорлык вакытында һәлак булучылар рухларына өйлә намазыннан соң дога кылыначак. Шулай ук барлык дини уку йортларында да “Экстремизмга юк диик!” темасына багышланган дәресләр үтәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана