string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7417.html"
02.09.2011 14:49

2011нче елның 1 сентябрендә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсендә, “Экстремизмга каршы!” айлыгы кысаларындагы чаралар планы буенча, “Ислам терроризмга каршы. Диннәрнең толерантлыгы” дигән лекция үтте. Әлеге чараны Рамил хәзрәт Бикбаев уздырды. “Ислам һәм терроризмны янәшә куеп булмый. Ислам –тынычлык һәм сабырлык дине. Адәм баласына карата җинаять эшләгән кешеләр берничек тә мөселман була алмыйлар һәм андый эшләр зур гөнаһ булып санала”, – дип билгеләп лектор.

Чарадан соң, Коръән аяте укып, һәлак булган кешеләргә дога кылынды.