2011 елның 5 сентябрендә,“Экстремизмга каршы!” айлыгы кысаларындагы чаралар планы буенча, ТР Иминлек Советы тарафыннан оештырылган һәм ТР Антитеррорлык комиссиясе рәисе, ТР президентыннан расланылган “Ислам терроризмга каршы!” шигаре астындагы митинг үтәчәк.
Митингның оештыручылары – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөселман Яшьләре берлеге. Чара Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан ТДГПУ бинасы каршында – С.Сәйдәшев һәйкәле янында узачак.
Барлык сораулар белән ТҖ МДНнең дәгъват һәм мәгълүмат бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Тел.: 236-52-12