Илдус хәзрәт: “Без – тарихи вакыйга шаһитләре...”

31 август 2011 ел 17:21

Казанда әһәмиятле тарихи вакыйга булды - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында "Мәрҗани" җәмигъ мәчетендә  Ураза гаете үтте. Татарстанның Дәүләт башлыгы бәйрәм намазында катнашты, мондый вакыйганың 1552 елдан - Казан ханлыгы таркалганнан бирле, ягъни инде 452 ел күзәтелгәне юк иде.  Татарстанда моңа кадәр югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең дини бәйрәмнәргә гыйбадәт өчен йөргәннәре күзәтелмәде. Бәйрәм чарасында шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, хөкүмәт әгъзалары да катнашты. 

Бәйрәмне мөфти Илдус хәзрәт җитәкләде: "Бүген без – тарихи вакыйга шаһитләре: беренчедән, Ураза гаете рәсми бәйрәм көн буларак билгеләп үтелсә, икенчедән, һәм иң мөһим вакыйга - республикабызның гына түгел, бөтен татар халкының җитәкчесе безнең арабызда бәйрәм намазында. Бу исә ислам диненең россия җәмгыяте өчен, социаль торышына һәм яшәү географиясенә карамастан, бердәмлек, ныклык күрсәткече булып торуын дәлилли. Бәйрәм намазыннан соң, Рөстәм Миңнеханов мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов белән аерым очрашты. Мөфти ТР Президентын 4 ай эчендә башкарган эшләре белән һәм ТҖ МДНнең  якын киләчәктәге планнары белән таныштырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана