2011 елның 30 августында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов – Төркиядән Рамазан аена Татарстанга килгән Коръән хафизларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм алар белән кичке ашта катнашты. Коръән белгечләре Рамазан шәриф ае буена Татарстанның төрле районнарында тәравих намазлары укыдылар. Очрашу вакытында Мөфти Илдус хәзрәткә, район имам-мөхтәсибләренә ачык йөз белән каршы алып, кунакчыллык күрсәтүләре өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Илдус хәзрәт үзенең сәламләү сүзендә: “Безнең халыкларның уртак яклары күп: мәдәният, тарих, галимнәре... Халыклар араыснда дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда диннең дә әһәмияте үсәр дип ышанам”, дип билгеләп үтте. Төркия республикасының Татарстандагы консулы Әхмәт Акынты киләчәктә дә илләр арасында үзара файдалы бәйләнешләр булачагына ышаныч белдерде.
Төрек Коръән хафизлары Татарстаннан киттеләр
31 август 2011 ел 18:01

Соңгы яңалыклар

Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады
02 март 2021 ел 09:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы