string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7422.html"
30.08.2011 08:11

Хөрмәтле Илдус хәзрәт! Сезне һәм Татарстанның Ислам дине әһелләрен Ураза бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Дөньяның барча мөселманнары рухи камилләшү юлында үз бердәмлекләрен аеруча ачык тойган чор – ураза һәм тәкъвалык вакыты – Изге Рамазан ае әлеге күркәм бәйрәм белән тәмамлана. Кешеләр һәм җәмгыять хакына изге гамәлләрегез ихлас иман, югары әхлак идеалларына омтылу һәм Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән башкарылса иде. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм игелекле рухи миссиягезне үтәүдә зур уңышлар телим. Республикабыз мөселман өммәте тынычлык сөю, киң күңеллелек һәм миһербанлылык, югары гуманистик идеалларга тугрылыкның лаеклы үрнәге булыр дип ышанам.

Татарстан Рсепубликасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов