string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7424.html"
29.08.2011 14:30

2011 елның 29 сентябрендә ТҖ МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балалар тәрбияләнүче “Апрель” реабилитацион үзәгендә булып кайтты. Балалар, җәйне озату уңаеннан, ата-аналар һәм килгән кунаклар өчен концерт әзерләгәннәр иде. Республикабыз мөфтие үзенең сәламләү сүзендә әлеге үзәктә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткерде. “Мин Сезнең батырлыгыгызга һәм сабырлылыгызга сокланам. Аллаһы Тәгалә Сезгә әлеге авыр һәм җаваплы эшегездә ярдәм итсен, кылган игелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын”, диде ул үзенең чыгышында. Шулай ук мөфти барлык кунакларны да якынлашып килүче Ураза гаете, республика көне һәм гыйлем көне белән тәбрик итте. 1-11 сыйныфта укучы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Моннан кала Диния нәзарәте “Апрель” реабилитацион үзәгенә “Адели” костюмын бүләк итте. Костюм пациентның тәнен һәм кул-аякларын тотрыкландыручы, патологик синергиеләрне йомшартучы һәм рәсем хәрәкәтләрен нормальләштерүче виртуаль мускул каркасы барлыкка китерә. Әлеге костюм хәрәкәтләнә алмаучы балалар өчен махсус эшләнелә. “Адели” дәвалау костюмы сөйләм, психика, интеллект һәм күрү, ишетү, тою кебек анализаторлар системасына да ярдәм итә. “Адели” методикасы соңгы стадиядәге авыруларга да булыша. Әлеге реабилитация авыртуларсыз үтә һәм югары нәтиҗәләргә ирештерә.