string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7426.html"
26.08.2011 11:59

2011 елның 23 августында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегендә белем алган студентларның чыгарылыш кичәсе булып үтте. “Беренче курска яңа студентларны кабул итү, соңгы курс студентларын исә олы тормыш юлына озату бер үк көндә булуы да юктан түгел, буыннар арасында эстафета шул рәвешле тапшырыла”, дип белдерде мәдрәсәнең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. 23 августта кулларына дини шаһәдәтданә алган студентларның саны 75 булса, аларга алмашка 152 (ике тапкырга күбрәк!) кеше укырга килгән. Бүгенге көндә “Мөхәммәдия”дә 1000нән артык студент дини гыйлем ала. Биредә республикабыздан гына түгел, Казахстан, Азәрбайҗан, Самара, Уфа, Свердловск һәм Россиянең башка шәһәр-өлкәләреннән дә килеп укыйлар.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәдрәсә остазлары да катнаштылар. Дин әһелләребез студентларга җәмгыятьтә үз урыннарын табып, динебез, милләтебез киләчәге өчен армый эшләргә чакырдылар. Яшьләрнең кулларына дини шаһәдатнамәләр тапшырылды. Шунысы куанычлы: куларына әле яңа гына дини шаһәтдәнамә алган егетләрнең күбесе яшь имамнар, кызлар арасында да мәчет-мәдрәсәләрдә эшли башлаганнары бар.