Диния нәзарәте журналистларны ифтарга җыйды

24 август 2011 ел 09:27

2011 елның 23 августында ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистларны ифтарга җыйды. Мәҗлескә массакүләм мәгълүмат чараларыннан 50ләп журналистлар килгән иде.

Мәҗлесне мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ачып җибәрде, журналистларга шулай түгәрәк өстәл артына җыелулары өчен рәхмәтен җиткерде. Ураза тотуның әһәмияте, Рамазан шәриф аеның фазыйләтләре турында сөйләп үтте һәм ураза тотучыларга сабырлык теләде, әлеге изге айда күбрәк изге гамәлләр кылырга чакырды.

 Илдус хәзрәт ММЧ җәмгыятьне берләштерергә тиеш, бары тик бергә, бердәм көч белән эшләгән очракта гына, республикабыз да нык булачак, һәрберебез дә үзебезнең вазыйфаларыбызга зур җаваплылык белән карыйк,  дип билгеләп үтте.

Барлык җыелган кунакларга да иминлек, бәрәкәт теләде, киләчәктә дә Диния нәзарәте һәм ММЧ актив хезмәттәшлек  күрсәтүенә өмет белдерде.

Татарстанда тиздән зур вакыйга – “Рамазан-2011” беренче республика ифтары булуы көтелә. Әлеге ифтарга әзерлек эшләре белән инициатив төркем лидеры Радик Гафуров таныштырып үтте.

Ифтар мәҗлесендә җыелган кунаклар бүгенге исламга бәйләнешле күп кенә проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, шулай ук журналистларның борчыган сорауларына Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов җавап бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана