string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7431.html"
22.08.2011 16:11

2011 елның 21 августында Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә Мөселман Яшьләре Берлеге үзенең беренче ифтар мәҗлесен узды. Ифтарда ТҖ МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Казан шәһәренең мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, аның ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов, эшмәкәрләр һәм күпләгән яшьләр катнаштылар. Мәҗлестә Мөселман Яшьләре Берлеге үзләренең оешмаларын тәкъдир иттеләр һәм якын киләчәктә эшләячәк планнары белән таныштырдылар.

“Кайсы гына гасырны, кайсы гына чорны алмыйк, яшьләр һәрвакытта да җәмгыятьнең әйдәп баручылары булган. Дин, әдәбият-мәдәният, сәясәт, икътисад һәм башка нинди генә өлкәне алмыйк, яшьләр һәр өлкәгә дә яңа идеяләр, яңача карашлар керткәннәр. Сезгә дә зур өметләр баглыйбыз –җәмгыятебез, динебез киләчәге сезнең кулларда”, дип белдерде җиткерде Илдус хәзрәт.

Изге Рамазан аенда Мөселман Яшьләре Берлеге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Яшьләр 21 августта 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына волонтерлар буларак барып, сабыйларны карарга ярдәм иттеләр.