string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7432.html"
10.08.2011 14:54

2011 елның 9 августында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Әлмәт шәһәрендә булып кайтты. Биредә ул Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ректоры белән очрашты, мәдрәсәнең хатын-кызлар һәм ирләр бүлеге, фәнни базалары белән танышты.

Әлмәт шәһәренең үзәк мәчете каршында көн саен 120 кешелек ифтар үткәрелә. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов шуларның берсендә катнашты, дин кардәшләребезгә вәгазь сөйләде.

Шулай ук әлеге сәфәр вакытында Илдус хәзрәт Фәйзов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Фәзлетдинович Әбубакиров белән дә очрашты.