string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7433.html"
19.08.2011 15:22

2011 елның 18 августында Үзәкләшкән Дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов Баулы шәһәрендә булып кайтты. Биредә ул шәһәр администрациясе башлыгы Хәбибуллин Альберт Галимҗанович һәм авыл мәчетләренең имамнары белән очрашты.

Шулай ук ТҖ МДН рәисенең беренче урынбасары “Гали” мәчетендәге ифтарга әзерлек белән танышты һәм попечительләр советы рәисе Фәссәхов Хәсән Галимҗанович, Китапов Тәлгат Гафурова Гөлсрур тарафыннан әзерләнгән авыз ачу мәҗлесендә катнашты.