Ютазы районында бәйрәм чаралары үтте

18 август 2011 ел 10:10

Ютазы районында балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган мөселман сәламәтләндерү лагерьлары ахырына якынлашты. Ябылу тантанасына багышланган чаралар районның Әпсәләмов авылында үтте. Лагерьда ял иткән балалар һәм яшүсмерләргә, лагерь тормышында актив канашканнары өчен, истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Ата-аналарга, балаларына тиешле тәрбия бирүләре өчен, рәхмәт хатлары бирелде.

Ябылу тантанасыннан соң, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, районның имамнарын җыеп, киләсе 2012 елга җәйге сәламәтләндерү лагерьлары үткәрү буенча, ата-аналарның киңәш-тәкъдимнәре искә алып, резолюция кабул итте. Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш регионы казые Марат хәзрәт Мәрданшин барлык Ютазы районының мәчетләренә һәм мәхәлләләренә, педагогик составына һәм “Фәнис” мәдрәсәсе коллективына, лагерьны оештыруга иҗади һәм зур җаваплылык белән якын килүләре өчен, рәхмәтен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана