Илдус хәзрәт Фәйзов Истәлек билгесен кую турындагы килешү киңәшмәсендә катнашты

16 август 2011 ел 13:14

2011 елның 15 августында Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Идел болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган мозаик панно (киндергә төшерелгән зур картина) Истәлек билгесе эскизын килешү киңәшмәсен уздырды.

Болгарның төп залында зур мозаик панно – Идел болгарлары тарафыннан тантаналы рәвештә ислам динен кабул итүне чагылдырган истәлек билгесен кую карары агымдагы елның март аенда кабул ителгән иде. Шушы вакыт эчендә тарихчылар, рәссамнәр һәм дин белгечләре тарафыннан шушы темага күпләгән картиналар һәм график ярдәмендә ясалган хезмәтләр каралды.  Нәтиҗәдә яңа картина – сәнгатьле елга ярында болгар ыругы һәм Болгар җирлегендә яшәүче башка халыкларның күпләгән вәкилләре катнашлыгында узган Алмыш хан белән хәлифәнең кече вәкилләре очрашу вакыты – тудырыла. Үзәктә – тормыш иптәше белән Алмыш хан һәм Ибн-Фадланның Әл-Муктадир хәлифтән килгән мөрәҗәгатьнамәсен укып торган чагы.

Киңәшмәдә панно ясауны Фәрид Вәлиуллин җитәкчелегендәге мозаиклар ясаучы белгечләргә тапшыру турында карар кабул ителде. Эшне 2012 елның апреленә тәмамлау күздә тотыла.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана