string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7439.html"
15.08.2011 14:21

Рамазан аенда шәһәрләрдә генә түгел, район һәм авыл мәчетләрендә дә зурлап ифтарлар үткәрү дәвам итә. Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр иткәнчә, Зәй мөхтәсибәтенә караган мәхәлләләрдә дә Рамазан шәриф аена караган чаралар күпләп үткәрелә икән.

“Районның барлык мәчетләрендә дә көн саен тулы итеп 20 рәкәгать тәравих намазлары башкарыла. Зәй җәмигъ мәчетендә һәркөн 25-30 кешелек ифтар мәҗлесе үткәрелә. Ифтарларны оештыруда шәһәр халкы да матди ярдәм күрсәтә. Даими ярдәмчеләрдән “АгроСилаГрупп” ЯАҖ оешмасын билгеләп үтәсе килә һәм аларга рәхмәтебезне җиткерәсе килә”, дип билгеләп үтте Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов.

Шулай ук өйлә намазы алдыннан Коръән-Кәрим хәтем кылына, чарада күп кенә мөселман-мөслимә кардәшләребез дә катнаша икән. Рамазан аеның һәр көнендә Зәй “Татар радиосы”ннан вәгазьләр белән 5 минутлык чыгышлар ясала (җомга көннәрендә 15 минут). Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә телефон аркылы да, очрашуларда тулы аңлатмалы җавап бирелә.