string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7441.html"
15.08.2011 11:33

2011 елның 13 августында мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Биектау районында булып кайтты. Район администрациясе һәм имам-мөхтәсиб тырышлыгы белән, районда ифтар оештырылган. Әлеге мәҗлескә районның 128 авылыннан 250 кеше җыелган иде. Авыз ачу Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында үтте.

Ифтар вакытында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов уразага багышланган вәгазь сөйләде, район халкының сорауларына җавап бирде һәм әлеге ифтарны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.