“Рамазан”да хәйрия ярминкәсе узды

12 август 2011 ел 16:03

2011 елның 12 августында ТҖ МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан  “Рамазан” мәчете территориясендә “Яхшылык – тормыш ул” ярминкәсен уздырылды. Ярминкә “Апрель” реабилитацион үзәгендәге чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балаларның кул эшләреннән гыйбарәт иде. Оештырылган ярминкәдә һәркем катнашып, әлеге сабыйларга аз булса да шатлык өсти алды.

“Рамазан” мәчетенең имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов әлеге ярминкәне үзләренең мәчет территориясендә уздыруга тәкъдим белән чыккан иде, киләчәктә дә төрле хәйрия акцияләрендә катнашу мөмкинчелеге булуын ассызыклады.

 “Хезмәтләренең кирәклеген тою, кемгәдер шатлык өстәү әлеге балалар өчен икеләтә юаныч, шуңа да мәчет территорияләрендә уздырылган мондый ярминкәләрдә халык күбрәк катнашсын, җәмгыятебезгә битараф калмасыннар иде”, дип билгеләп үтте хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлегенең җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана