string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7446.html"
11.08.2011 10:43

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты барлык кулланучыларны товарларның тышлыкларын яхшылап өйрәнергә чакыра. Кайбер намуссыз эшмәкәрләр, Рамазан аенда хәләл продукцияләргә күп сораулар булганга, күптөрле алдауларга да баралар, дип белдерә. Әлеге айда сәүдәгәрләрнең киштәләрендә “Хәләл” тамгалы итләр арта, кибетләрдә ярымфабрикатларга мәчет рәсемен төшереп, “Хәләл” исемен язалар. Шулай ук Татарстандагы күп кенә кибетләрдә “Хәләл” тамгалы пилмәннәр үлчәп сатыла икән.

Комитет үз контроле астында чыга торган продукциянең герметик (һава яки сыеклык кермәслек) упаковкада һәм махсус “Хәләл” логотипының 3 телдә булуын хәбәр итә.

Комитет әлеге критерийларга туры килмәгән продукция өчен җаваплылык тотмавын кисәтә.

Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Рамазан аенда хәләл продукциянең сатылуы күбәя. Беренче чиратта, бу мәчетләрдә һәм шулай ук өйләрдә ифтарлар үткәрү белән бәйле. Шулай ук соңгы вакытларда “Хәләл” продукциясе югары сыйфаты һәм аны җитештерүдәге аерым күзәтүчәнлек аркасында да популярлаша башлады.