string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7447.html"
11.08.2011 09:56

2011 елның 10 августында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов чит илләрдәге мөселман уку йортларында укучы студентлар белән очрашты. Күпчелеге аларның Согуд Гарәбстаны, Сирия, Мисыр һәм Төркия университетлары һәм институтларында белем алалар. Җәйге каникул вакытларында аларның күбесе үз ватаннарына әйләнеп кайта, шуларның 30дан артыгы Татарстанның яңа мөфтие белән белән очрашуга килде. Мөфти үз чиратында аларга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, үзгәрешләре турында сөйләде, мөселман биналарына квалификацияле кадрларның җитмәвен ассызыклады, студентларны башланган укуларын тәмалап, шәригать буенча  файдалы гыйлем алып кайтырга өндәде. ТҖ МДН исә киләчәктә эшкә урнаштыруны үз өстенә ала, дип вәгъдә итте. ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Марат Гатин кунакларны сәламләде һәм мондый әһәмиятле очрашуны оештыруы өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәтен җиткерде. Мөфтинең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов яшьләрне төрле агымнарга кереп китүдән сакланырга, Татарстандагы дини культурага тугры калырга кушты. ТҖ МДНның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов татар халкында күптәннән инде чит илләрдә гыйлем алырга китү традициясе барлыгын әйтеп узды, Татарстан белән элемтәләрне өзмәскә, классик дин тәгълиматчыларының китапларын татар теленә тәрҗемә итәргә чакырды. Очрашу ахырында мөфти студентларның сорауларына җавап бирде һәм соңыннан алар белән ифтарда катнашты.