string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7448.html"
11.08.2011 09:08

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Рамазан ае буена ТҖ МДН вәкилләрен һәм Казан имамнарын “Хәерле иртә” тапшыруына чыгыш ясауны оештырдылар. Алар исә бер ай буена туры эфирда ураза һәм аның фазыйләтләре турында сөйлиләр, әлеге фарыз гамәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр.

“Яңа гасыр” ТРКн Россия, БДБ илләре, Төркия, Финляндия, Чехия, Латвия, Литва һәм Эстониядә дә даими карыйлар. ТВ каналының аудиториясе 8,5 миллионнан артык тамашачы тәшкил итә.