string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7449.html"
09.08.2011 17:37

2011 елның 8 августында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Бөгелмә шәһәрендә булып кайтты. Биредә ул, район хакимияте башлыгы Илдус Касыймов белән бергә, мәетләрне юа торган яңа госелхханә ачылуда катнашты. Соңыннан барлык кунаклар да  райондагы Даун синдромлы, аутизм һәм авыр неврозлар белән авырый торган балалар реабилитацион үзәгендә булдылар. Балалар килгән кунаклар өчен махсус концерт программасы әзерләгәннәр иде, кичә ахырында мөфти һәм район мөхтәсибе аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Соңыннан мөфти Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган ифтарда катнашты. Район үзәк мәчет янында шулай ук авыз ачтырыр өчен 120-180 кешелек махсус чатыр куелган.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны, дин юлындагы актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, рәхмәт хаты белән бүләкләде.