string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7452.html"
08.08.2011 14:45

Рамазан аенда мәчетләрдә ифтарлар үткәрү, җәмәгать белән тәравих намазлары уку дәвам итә. 2011 елның 6-7 август көннәрендә Казан шәһәренең “Болгар” һәм “Тынычлык” мәчетләрендә дә ураза тотучы мөселманнар өчен ифтарлар оештырылды. Әлеге ифтарларда Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты. Ифтар вакытында Мөфти мөселманнарга Рамазан аеның фазыйләтләре, ифтар, сәхәр, тәравих намазларының нечкәлекләре турында сөйләде һәм ураза тотучы мөселманнарга  әлеге фарыз гамәлне үтәүдә сабырлык теләде.