string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7453.html"
08.08.2011 14:10

Быелгы җәй күп кенә мәчет-мәхәлләләргә кызу урак өстен хәтерләтә, җәй башланып, балалар өчен аерым сабаклар, мөселман лагерьлары да оештырырга өлгермисең, инде Рамазан шәриф аена багышланган мәҗлесләр башланып китә. Шулай да республикабызның мөхтәсибәтләре сынатмыйлар.

Бу яктан Тукай районын күп кенә мөхтәсибәтләргә үрнәк итеп куярлык. Шушы ярты ел эчендә генә дә мөхтәсибәттә 500гә якын мәҗлес үткәрелгән, Калмия, Боерган, Күзкәй, Калмаш, Яңа Мусабай мәхәлләләрендә халык белән очрашулар булган, вәгазьләр сөйләнгән.

“Июнь-июль айларында мәктәп яшендәге балалар өчен Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Биклән, Калмия, Боерган, Күзкәй, Яңа поселыгы, Калмаш, Мусабай, Ташкичү, Сәмәкәй, Иске Абдул, Кече Шилнә, Новотроицк, Иштирәк мәктәпләрендә махсус җәйге лагерьлар оештырылды. Әлеге лагерьларда ислам әхлагы, дини нигез, гарәп теле дәресләреннән сабак бирелде. Лагерьлардан ата-аналар да бик канәгать калдылар, Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә, киләсе елларда мондый төрдәге мөселман лагерьларын арттыру нияте бар”, дип үзенең теләген җиткерде Тукай районы мөхтәсибенең урынбасары, дәгъват бүлеге җитәкчесе Рәфыйкъ хәзрәт Гыйльфанов.

Шунысы да күркәм: Тукай районының “Якты юл” газетасында мөхтәсибәткә аерым бер кушымта каралган, дин әһелләре район халкын очрашуларда гына түгел, атнага 2 тапкыр чыга торган газета аркылы да ислам әхлагы, дини бәйрәмнәр, шәригать кануннары белән һәрдаим таныштырып баралар.