string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7455.html"
05.08.2011 15:36

2011 елның 4 августында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Лениногорск шәһәренең үзәк мәчетендә оештырылган ифтарда катнашты.

Әлеге мәҗлестә ТҖ МДН протокол бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, якын-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре дә бар иде.

Ифтар вакытында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ураза вәгазен укыды, барлык ураза тотучыларга да Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләп, уразалы мөселманнарга сабырлык теләде. Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга ифтарны тиешенчә оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде.