10 августта Диния Нәзарәте чит илләрдә дини уку йортларында укучы шәкертләрне җыелышка чакыра. Соңгы елларда Татарстаннан гарәп илләренә, Төркиягә, башка мөселман мәмләкәтләренә дини гыйлем алу нияте белән дистәләгән яшьләр китте, аларның бөтенесе диярлек кире ватаннарына кайтачак. Шуның өчен Диния нәзарәтендә алар белән танышу, элемтә урнаштыру өчен очрашу үткәреләчәк. Очрашу 10 августта 19.00 сәг. Диния нәзарәте бинасында узачак (Лобачевский ур. 6) һәм ифтар мәҗлесе белән тәмамланачак. Белешмәләр өчен телефон: 264-64-19 яки 238-35-18.
Диния нәзарәте 10 августта чит илләрдә укучы студентларны үзенә җыя
02 август 2011 ел 11:44

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы