string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7459.html"
01.08.2011 08:18

27-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә сәләтле мөселман яшьләренең “Алтын урта” лагере – I Проектлар мәктәбе узды. Проектлар мәктәбе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан һәм Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Диния нәзарәте мөселман яшьләренә юнәлдерелгән  проектлар конкурсы игълан иткән иде. Нәтиҗәдә, аларның иң яхшы булганнары сайлап алынып, проектлар мәктәбендә катнашты.

Проектлар мәктәбен үткәрү өчен Болгар шәһәре дә тикмәгә генә сайланмады. Яшьләргә халкыбыз тарихы, бабаларыбыз тормышында ислам диненең роле турында экскурсия дә каралган иде. Бер генә сүз белән әйткәндә, тарихны, милли горурлыкны яңарту өчен менә дигән форсат булды бу. Милли-дини тормыш берничә көнгә Болгарга күчте. 

Проектлар конкурсын үткәрү идеясен дәүләт структуралары да хуплады.

 Шактый кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән 30дан артык проект арасында мөселманнар өчен эш эзләү, юридик ярдәм күрсәтү, фотосалон үзәкләре ачу, мөселман матбугат чараларын арттыру, мәхәллә бәйрәмнәрен оештыру, дини лагерьлар үткәрү, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли-дини бәйрәмнәр уздыруга юнәлтелгәннәре бар иде. Проектларны шәрәфле жюри – Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, “Татэнергосбыт” директоры Марат Миңнебаев, мөфтиятнең мәгариф бүлеге мөдире Вәлиулла Ягъкуб, мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге мөдире Ришат Хәмидуллин, “Тархан групп” мөселман эшмәкәрләренең партнерлык Шурасы рәисе Айдар Шаһимәрдәнов бәяләде.

Жюри билгеләп үткән проектларны тормышка ашыруда Диния нәзарәте ярдәм кулы сузачак. Кайбер иҗтимагый проектларны бүгеннән үк тормышка ашыра башлау мөмкин булачак.  

Лагерьда катнашучыларның географиясенә килгәндә исә, катнашучылар Татарстанның төрле районнарыннан җыелды. “Алтын урта” проектлар мәктәбендә катнашучылар өчен өч көн дәвамында “Бизнес-план төзү”, “Эшлекле сөйләшүләр теориясе һәм практикасы”, “XXI гасырда лидерлык” кебек темалар буенча мастер-класслар алды.  

         Конкурста катнашкан проектлар китапчык булып “Иман” нәшриятында басылып чыгар дип көтелә.

Проектта катнашучыларның кайбер фикерләре белән танышып китик.

         Гыйләҗиева Чулпан, “Ислам дине – якты киләчәк” проекты авторларының берсе: “Проектның төп максаты – мөселман яшьләрен берләштерү иде. Бу максат үтәлде дип уйлыйм. Шушы 3-4 көн эчендә бер-беребезгә күнегеп беттек. Уртак фикерләребез барлыкка килде”.

Регина Корбанова, “Төбәкара милли мөселман ял һәм сәламәтләндерү лагеры” проекты авторларының берсе: “Минем уйлавымча, мондый проектлар мәктәбен оештыру бик тә кирәк. Ни өчен дигәндә, күп кенә яшьләр яңа идеяләр белән янып йөриләр, тик аларны чынга ашыра алмыйлар. Ә бу лагерь аларга үзләрен ачарга ярдәм итә. Мондый проектлар конкурсын үткәрү киләчәктә дә дәвамлы булса иде”.

Фирдүс Минһаҗев, “Мөселманнар өчен күпкырлы фотостудия” проекты авторы: “Миңа бар да ошады. Тәҗрибәле лекторлар килде. Палаткаларда яшәү дә кыенлыклар тудырмады. Бик күп яңа дуслар таптым. Оештырылса, тагын катнашыр идем”.

 

Нияз Сабирҗанов