“Сез әлеге лекцияне гомергә истә калдырырга тиеш”

29 июль 2011 ел 13:01

Болгарда Сәләтле мөселман яшьләре лагерының (I Проектлар мәктәбе) икенче көне тәмамланды. Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырган әлеге чарада 40тан артык мөселман яшьләре катнаша. Берничә көн дәвамында алар мөселман яшьләренә юнәлдерелгән проектларын әзерләп бетереп, мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәкләр.

Ике көн дәвамында яшьләр үзара танышып, проект төркемнәренә бүленергә һәм иҗтимагый эшчәнлекнең нигезләре белән танышырга өлгерделәр.

РИУда икътисад кафедрасы мөдире Галим Вахитов иҗтимагый оешмаларны төзү принциплары, идарә итү алымнары белән таныштырды.

“Иҗтимагый оешма белән идарә итү зур осталык таләп итә һәм бу – идарәнең иң югары ноктасы”, - диде Галим Вахитов сәләтле мөселман яшьләренә һәм глобаль фикер йөртергә, камиллеккә омтылырга чакырды.

Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды Президентының ярдәмчесе Сираҗетдин Нәбиев ислам икътисадының Татарстанда эшләү механизмы белән таныштырды.

Танылган психолог Рамил Гарифуллин үз лекциясен: “Бу очрашуга мин шундый максат куйдым: сез әлеге лекцияне гомергә истә калдырырга тиеш”, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Ул яшьләргә “дин” феноменын фәнни яктан ачып бирде һәм фән көчсез булган өлкәләрдә кешегә дин аша җавап бирергә мөмкин булуын белдерде. Әлеге мастер-класста мөселман яшьләре аудитория каршында чыгыш ясау, манипуляцияләргә каршы тору, фанатизмнан саклану алымнары белән таныштырды.

Проектлар мәктәбендә яшьләр әле тагын күп мастер-класслар алырга, спорт чараларында һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга өлгерәчәк. Әлеге әһәмиятле чараның Болгар җирлегендә үтүе дә мөселман яшьләренең үз ата-бабалары тарихын онытмавы, милли гореф-гадәтләребезне саклауның күрсәткече булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана