string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7461.html"
27.07.2011 15:00

2011 елның 27 июлендә Диния Нәзарәтенең конференц залында Сәләтле мөселман яшьләре лагере – “Алтын урта” I Проектлар мәктәбенең ачылу тантанасы булды.

Чарада ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсенең хезмәткәре Чулпан Мәхмүтова, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТҖМДН мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов, дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтановлар катнаштылар.

 “Әле яңа гына мөселман яшьләре фестивале үтте, бүген менә шатланып Сәләтле мөселман яшьләре лагеры – “Алтын урта” I проектлар мәктәбен ачып җибәрәбез. Нәкъ менә сезнең кебек сәләтле яшьләрдән мөселман яшьләренең иҗтимагый оешмасы да формалашыр дип ышанабыз. Әлеге оешма – бөтен республиканың, мөселман өммәтенең киләчәге дә, без сезгә зур өметләр баглыйбыз, киләчәктә “мөселман селигеры”на кадәр үстерү теләге бар”, дип билгеләп үтте Чулпан Мәхмүтова.

Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов: “Беренче тапкыр нәрсәгә дә булса тотыну, оештырып җибәрү авыр да, шул ук вакытта бик тә җаваплы гамәл. Өметләрне акларсыз дип ышанып калабыз сезгә. Биредә аралашыр, яңа идеяләр, проектлар төзер, белем туплар өчен бар мөмкинчелекләр дә булдырылган, берсен дә кулдан ычкындырмагыз”, дип яшьләргә үзенең хәер-фатихасын бирде.

40тан артык мөселман яшьләре Спас районының Болгар шәһәренә юл тоттылар, биредә дини тематикага, шәхесне үстерү буенча (ораторлык осталыгы, психология һ.б.) буенча дәресләр, спорт чаралары да булуы көтелә. Шушы аз гына көн эчендә алар, тулы көчкә эшләп, үзләренең проектларын әзерлиячәкләр, мөселман өммәте өчен файдалы булган иң яхшы проектлар исә ел дәвамында тормышка ашырылачак.