string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7463.html"
25.07.2011 23:00

27 июльдән 31 июльгә кадәр Спас районының Болгар шәһәрендә сәләтле мөселман яшьләренең “Алтын урта” лагере – I Проектлар мәктәбе үтәчәк. Ул Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәмендә оештырыла.

Июнь аенда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте мөселман яшьләренә мөнәсәбәтле булган проектлар бәйгесен игълан иткән иде (http://dumrt.ru/tt/documents). Сәләтле мөселман яшьләренең лагере, ягъни проектлар мәктәбе – әлеге бәйгенең икенче этабы булачак.

5 көн дәвамында 40тан артык мөселман яшьләре үз проектларын тулысынча әзерләп бетерәчәк һәм соңгы көнне жюри әгъзаларына тәкъдир итәчәк. Иң яхшы проектлар ел дәвамында тормышка ашырылачак.

 Лагерь дәвамында дини тематикага, шәхесне үстерү буенча (ораторлык осталыгы, психология һ.б.) буенча дәресләр, спорт чаралары да булачак.

Лагерьнең төп максаты – актив мөселман яшьләрен иҗтимагый эшчәнлек принциплары белән таныштыру һәм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итү.