“7 икмәк” Рамазан аенда хәләл продукция җитештерә башлаячак

21 июль 2011 ел 13:06

7нче номерлы Казан икмәк заводы якын көннәрдә хәләл продукция җитештерә башлаячак.

Моның буенча Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары Комитеты җитәкчелеге һәм икмәк заводы арасында килешү төзелде. Комитетның белгечләре предприятиягә барып, җитештереләсе продукциянең Ислам кануннары буенча ничек эшкәртелергә тиешлеге турында мәгълүмат биреп  кайттылар. “Хәләл” комитеты предприятиягә хәләл продукциясен чыгару мөмкинчелеге биргән таныклык тапшырды.

Предприятия хәбәр иткәнчә, татарстанлылар “Җиде икмәк” маркасы астындагы продукцияне якын көннәрдә күрү бәхетенә ирешәчәкләр.

Чыганак: Инфо-Ислам

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана