Казан шәһәре өчен Рамазан аендагы сәхәр һәм намаз вакытлары

20 июль 2011 ел 16:04

31 июльдә барлык мөселманнар өчен дә изге айларның берсе - Рамазан ае башланып китә. Шул уңайдан Сезгә Рамазан аенда сәхәр һәм намаз вакытларын тәкъдим итәбез.

Ният һәм ифтар догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип. Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. – Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

Казан шәһәре өчен Рамазан аендагы сәхәр һәм намаз вакытлары

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана