string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7472.html"
15.07.2011 14:36

2011 елның 14 июлендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Россия Федерациясе премьер-министры Владимир Путин белән очрашты. Очрашу, “Булгария” теплоходы фаҗигасе корбаннарының туганнары һәм якыннарына ярдәм күрсәтү буенча үткән Хөкүмәт комиссиясе утырышыннан соң, Казан Кремлендә узды.

ТҖ МДН рәисе Илдус хәзрәт Фәйзов барлык мөселманнар исеменнән Владимир Путинга – күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.

“Мондый вакытта кешеләргә, матди ярдәмгә караганда, рухи ярдәм күрсәтү  күпкә кирәгрәк һәм мөһимрәк”, дип билгеләп үтте Путин. Мөселман һәм православие руханилары башлыкларына ул үзенең рәхмәтен җиткерде.